60 ка якын төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган.

ТР территориясендә өч төре үсә. Иссоп яфраклы дөя үләне (C. hyssopifolium), Маршалл дөя үләне (C. marschallii) елгаларның комсыл ярлары буенда, салынкы дөя үләне (С. declinatum) Кама алды чәчүлекләрендә еш очрый.

10-45 см биеклектәге үсемлек. Сабагы төбеннән ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, тар. Чәчәкләре бик вак, күзгә ташланмый, яфрак куентыгында берәрләп урнашкан. Маршалл дөя үләнендә чәчәк тирәлеге юк, чәчәкләре тыгыз кыска башакка җыелган. Җимешләре яссы, еш кына канатлы. Июль-августта чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Кәҗә һәм сарыклар өчен көтүлек азыгы.

Комны ныгытучы үсемлекләр.