Мәкаләдә Татарстан Фәннәр академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институтында Россия фәнни фондының “Төрле телләрдә терминология бәйләнеше модельләрен эшләү (рус һәм татар телләре материалында)” проектын гамәлгә кертү барышында алынган нәтиҗәләргә күзәтү тәкъдим ителә. Иҗтимагый-сәяси һәм IT-лексиканың русча-татарча терминология сүзлеге (тезаурус) эшләнгән, анда тематик кечкенә корпуслар һәм башка лингвистика ресурслары билгеләнгән. Әлеге ресурсларның татар терминологиясе үсешенең хәзерге процессларын өйрәнү өчен зур потенциалы бар.

Сылтама ясау өчен: Гатиатуллин А.Р., Кириллович А.В., Хакимов Б.Э. Современные лингвистические информационные ресурсы для исследования терминологии // Научный Татарстан. 2019. №1. С.88–94.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Гатиатуллин Айрат Рафиз улы, техник фәннәр кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, e-mail: agat1972@mail.ru;

Кириллович Александр Витальевич, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: alik.kirillovich@gmail.com;

Хәкимов Булат Эрнст улы, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, e-mail: khakeem@yandex.ru