Мәкаләдә татар тарихчылары Ш.Мәрҗани һәм Х.Фәезхановның Петербургның күренекле шәркыятьче галиме В.В.Вельяминов-Зернов белән хезмәттәшлеге тикшерелә. Нәкъ менә татар галимнәре ярдәмендә В.В.Вельяминов-Зерновның Касыйм ханлыгы турындагы хезмәте чыганаклар белән шактый баетылуы билгеләнә. Галимнәр арасында җылы, үзара хөрмәт итешү һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр булуы ассызыклана.

Сылтама ясау өчен: Калимуллина Ф.Г. Научное сотрудничество татарских ученых Ш.Марджани и Х.Фаизханова с востоковедом В.В.Вельяминовым-Зерновым // Научный Татарстан. 2019. №3. С.11–15.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Кәлимуллина Фирдәвес Галим кызы, тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: kfirdaus@list.ru