Мәкаләдә Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының иң зур бүлекләренең берсе оештырылу һәм үсеше тарихы тикшерелә. Бүлек хезмәткәрләренең хәзерге татар энциклопедистикасының фәнни концепциясен һәм фәнни-методик нигезен эшләүгә, энциклопедияләр һәм башка фәнни хезмәтләр бастыруга керткән өлешләре өйрәнелә. Бүлек тарихчыларны һөнәри әзерләү буенча әйдәп баручы үзәкләрнең берсе буларак карала: бүгенге көндә бүлек хезмәткәрләре институтның фәнни тормышында төп рольне уйныйлар.

Сылтама ясау өчен: Калимуллина Ф.Г. Отдел истории и общественной мысли Института татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ // Научный Татарстан. 2019. №4. С.81–87.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Кәлимуллина Фирдәвес Галим кызы, тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: kfirdaus@list.ru.