Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Республикасының зур академик фәнни институты санала, ул рус һәм татар телләрендә күп томлы “Татар энциклопедиясе”н эшли.

Мәкаләдә институтның 1994–2019 еллардагы энциклопедия һәм фәнни-белешмә басмалары тикшерелә. Аерым игътибар институтның беренче фәнни басмаларына бирелә.

25 ел эшчәнлеге дәвамында фәнни учреждение коллективы тарафыннан Татарстан тарихы, татар халкы тарихы һәм Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы тарихы буенча күп оригиналь төпле һәм гамәли фәнни тикшеренүләр әзерләнә һәм бастырып чыгарыла. Институт басмаларында тарих һәм мәдәният буенча фәнни гыйлемнәр комплекслы гомумиләштерелгән, республиканың фәнни гыйлемнәренең төрле тармаклары, фәнни мәктәпләре, торак пунктлары һәм муниципаль районнары, дөньядагы күренекле татарлар һәм РФ дә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр тарихы һәм хәзерге хәле турында мәгълүматлар системалаштырылган.

Сылтама ясау өчен: Хабибуллин М.З. Энциклопедические и научно-справочные издания Института татарской энциклопедии и регионоведения академии наук РТ (1994–2019 гг.) // Научный Татарстан. 2019. №4. С.22–43.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хәбибуллин Марс Зәбир улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының гыйльми секретаре, e-mail: kazanmars@rambler.ru.