Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ) социаль-икътисади белем бирү тарихы анализлана. Оештырылуының һәм үсешенең төп этаплары тикшерелә – Казан политехник институтының икътисад факультетыннан (1919 ел) хәзерге вакыттагы Инновацияләр белән идарә итү институтына кадәр. 1990 еллар – XXI йөз башы чорының үзенчәлекләре, структура үзгәрешләре, казанышлары һәм проблемалары билгеләнә. Мәкаләдә җәмгыятьнең хәзерге таләпләрен – яңа юнәлешләр ачылуны, эш бирүчеләр белән актив эшләүне, интерактив һәм дистанцион формаларны исәпкә алып, социаль-икътисади белем бирүне яңарту кирәклеге ассызыклана.

Сылтама ясау өчен: Валеева Н.Ш., Суслов А.Ю. Социально-экономическому образованию в Казанском технологическом университете – 100 лет // Научный Татарстан. 2019. №2. С.68–74.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Вәлиева Наилә Шәүкәт кызы, педагогика фәннәре докторы, Казан милли тикшеренү технология университеты, e-mail: vnaila53@mail.ru;

Суслов Алексей Юрьевич, тарих фәннәре докторы, профессор, Казан милли тикшеренү технология университеты, e-mail: fsgtkstu@yandex.ru