Биографиясе

1947 елның 29 ноябре, Казан — 2021 елның 5 сентябре, шунда ук.

1970 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1987 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

1992 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында, бер үк вакытта РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында термохимия төркеме җитәкчесе (1992–2001).

2006 елдан Казан техник университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре биологик актив элементорганик кушылмаларның термодинамикасына, реакциягә сәләтенә, төзелешенә карый. Овчинников Пудовик реакциясенең электрофиль вариантын, шулай ук Кляйзен яңадан төркемләнешенең фосфорлы гетероцикллар өчен яңа вариантын эшли. Эремәләрдә һәм газ фазасында Арбузов, Пудовик, Кухтин-Рамирец реакцияләренең термохимиясен өйрәнә. Төрле фәзаи төзелешле фосфор- һәм мышьякорганик кушылмаларның парга әйләнү, сольватация, хасил булу һәм яну җылылыкларын билгели. Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы бар. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые аспекты термохимии органических соединений фосфора // Рос. хим. журн. 1999. № 3/4 (автордаш);

The experimental and theoretical termochemistry of P-H — containing orga­nophosphorus compounds // Phosphorus, Sulfur and Silicon аnd the Related Elements. 2004. V.179, № 1.

Әдәбият  

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.