Эчтәлек

Яңадан туу, яңару, байлык символы.

Ай культы Кояшка табыну белән тыгыз бәйләнештә торган, әмма алай киң таралмаган. Борынгы Шәрекъ мифологиясендә Ай һәм Кояш һәрвакыт пар булып йөриләр (бертуган апа һәм абый, кайчак игезәкләр, егет белән кыз, ир һәм хатын, ата белән ана). Төрки-татар фольклорында бу күзаллауларның кайтавазлары гына сакланган.

Ай, Кояш һәм йолдызлар турында күпсанлы табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр, такмазалар яшәп килә, мәсәлән, «Көндез кыз, төнлә егет», «Бер атасы, бер анасы, ничә йөз мең баласы», «Ай симерсә, йолдызлар арык». Айны Кояшның икегә ярылган бер яртысы дигән борынгы күзаллаулар Урал тауларының барлыкка килүе турындагы башкорт риваятендә чагыла.

Соңгырак чорларда Ай татар халык шигъри иҗатында аерылышу, кайгы, ялгызлык символы буларак очрый. Шул ук вакытта ул чын гүзәллек образы итеп тә кабул ителә. Айга охшату күп кенә татар кеше исемнәрендә чагыла, мәсәлән, Айгөл, Айсылу, Айнур һ.б.

Әдәбият 

Борынгы татар әдәбияты. К., 1963;

Исәнбәт Н. Татар халык табышмаклары. К., 1970;

Урманчеев Ф. Дастаннарга лаек замана. К., 1990;

Иванов В.В. Лунарные мифы // Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Автор — Ф.И.Урманчеев