Кырым-татар факторы XVI–XVIII йөзләр дәвамында Кабарда сәясәтенә шактый зур йогынты ясый. XVI йөздә Темрюк Идаров русларның һәм Олы Нугай Урдасының актив союздашы була. Рюриковичлар белән никахлашу кайбер черкас кенәзләренең кырымлылар һәм төрекләргә каршы руслардан ярдәм эзләвенә китерә.

XVII йөздә Кырым ханлыгы Черкас кенәзлеген, шул исәптән Кабарданы да үзенә буйсындыра. Бу кабардалылар белән кырымлылар арасында локаль конфликтларга китерә. XVIII йөз башында кабардалылар Кырым ханлыгына буйсынудан баш тарталар һәм ясак түләмиләр. Бу 1708 елдагы Канжал сугышына сәбәпче була. Кабардалылар зур җиңүгә ирешә. Канжал сугышының әһәмиятен арттыру кирәкми. Кырымлылар сугышта 5 мең сугышчысын югалта, ул зур югалту була. Бу беркадәр вакытка Гәрәйләрдән азат ителергә мөмкинлек бирә, ләкин озаграк вакытка кырымлыларга ясак түләүне туктату мөмкинлеген бирми һәм Кабарда эшләренә кырым-татар катнашуын туктатмый. XVIII йөзнең 20 елларында ук инде Кабарда ясак түли башлый. XVIII йөз уртасында Гәрәйләр Кабарда низагына актив катнашалар.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Крымско-татарский фактор в истории Кабарды // Научный Татарстан. 2019. №2. С.5–23.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли фәннәр академиясенең А.Ю.Крымский исем. Шәрык институтының Евразия даласы бүлеге, e-mail: bachman@meta.ua