- РУС
- ТАТ
Латин авторлары күзлегеннән караганда XIII йөздә Якын Көнчыгышта монгол экспансиясе кискен геосәяси үзгәрешләргә китерә, ул беренче чиратта Иерусалимның Латин корольлегенең әйләнә-тирәдәге мөселман дәүләтләре белән тышкы сәяси мөнәсәбәтләрендә чагыла. Мисырда мәмлүкләрнең хакимияткә килүе һәм алга таба аларның солтанлыгы көчәюе нәтиҗәсендә Палестинада франклар биләмәләренә карата Бәйбарс солтанның үтә агрессив сәясәте формалаша.
Бер үк вакытта берничә латин авторы мәмлүкләр солтанлыгына закончалыклы кызыксыну белдерәләр һәм латиннарның таркалган көчләреннән аларның хәрби яктан күп булулары сәбәпле, хакимият идарәсенең төп өстенлегенә күрсәтәләр. Бер үк вакытта христиан авторлары да Бәйбарсның тышкы сәясәт өлкәсендәге казанышларына карата үзләренең соклануларын яшермиләр: мәмлүкләр Иран Илханлыгы белән көрәштә бик көчле хәрби союздаш Алтын Урда белән дуслашуга ирешә. Шуңа да Каһирә белән Сарай арасында дуслык килешүенә каршы, Иран илханнарының католик Европа белән хәрби союз төзүләре гаҗәп түгел.
Шул рәвешле, үзенең үзенчәлеге һәм алдан ук ялгыш булган фикерләренә карамастан, латин чыганаклары монголларның Ирандагы йөз ел идарә итүләренә бәйле, Якын Көнчыгыштагы геосәяси үзгәрешләрне чагыштырмача чын чагылдыралар. Аерым алганда, көнбатыш авторларының мәмлүкләрнең административ реформалары һәм Илханнарның тышкы сәяси эволюциясе хакындагы мәгълүмат аеруча кызыксыну тудыра.
Сылтама ясау өчен: Хаутала Р.В. Образ мамлюкских и монгольских правителей в трактатах католических миссионеров и теоретиков крестовых походов второй половины XIII – первой половины XIV в. // Научный Татарстан. 2018. №1. С.5–12.
Автор турында: Хаутала Роман Валерьевич – PhD (тарих), өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исем. тарих институты; доцент, Оулу университеты (Финляндия), e-mail: romanhautala@gmail.com
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.