Мәкаләдә XX–XXI йөзләр чигендә татар шигъриятендә шагыйрь Сөләйман иҗаты мисалында постмодернизм формалашу үзенчәлекләре ачыклана. Бу чор татар әдәбияты тарихында автор тарафыннан элекке чор традицияләреннән баш тарту нәтиҗәсе булган әдәбият коды алмашыну вакыты буларак карала.

Аерым шигырь текстлары анализы материалында нәтиҗә ясала: XX–XXI йөзләр чигендә татар әдәбиятында тәртипсезлек чынбарлык буларак бирелгән әсәрләр барлыкка килә, ул тәртипсезлекне яшәеш законы буларак кабул итәргә яисә кешелеклелекне саклап, кеше булып калып түзеп яшәргә кирәк була. Һәм шундый үзенчәлек, беренче чиратта, талантлы шагыйрь Сөләйман иҗатында күренә. Шагыйрьнең иҗат үзенчәлеге фикерләр полифониясе, текстны ризоматик принцип белән төзү, шулай ук төрле кодларны уен белән берләштерү белән бәйле.

Сылтама ясау өчен: Загидуллина Д.Ф. Формирование постмодернистской парадигмы художественности в татарской поэзии: лирика Сулеймана // Научный Татарстан. 2017. №2. С.48–55.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Заһидуллина Дания Фатих кызы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, e-mail: Zagik63@mail.ru