Проблеманы өйрәнүнең актуальлегенә Россиянең революциягә кадәрге тарихында булган төрле иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең катлаулы һәм каршылыклы тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану кирәклеге сәбәп була. Мәкаләнең максаты – XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башында татар хәйрия җәмгыятьләренең барлыкка килүе һәм эшчәнлегенә гомуми характеристика бирү, чорларга бүлү һәм бу процессның үзенчәлекләре күрсәтелә, хәйрия оешмаларының саны билгеләнә. Әлеге проблеманы өйрәнүнең әйдәп баручы алымы булып, Россия гражданнар җәмгыяте формалашуга зур өлеш керткән хакимиятләр һәм иҗтимагый оешмалар мөнәсәбәтләренең каршылыклы характерын ачарга мөмкинлек бирүче чагыштырма метод тора. Мәкалә материаллары “Россиядә хәйриячелек тарихы” курсын, татар халкы тарихын өйрәнүдә файдалы булырга мөмкин.

Сылтама ясау өчен: Миннуллин З.С. Татарские благотворительные общества: от общины к Обществу // Научный Татарстан. 2017. №2. С.5–18.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Миңнуллин Җәүдәт Сәлим улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: zminnullin@mail.ru