Мәкалә Кырым ханлыгы турында Көнбатыш Европа тарихчылары, географлары һәм сәяхәтчеләре мәгълүматларын анализлауга багышлана. Европалылар Кырым ханлыгына карата күп миф тудыралар: потларга табыну турында, исәпсез күп гаскәрләр турында, Төркия тәхетләренә Гәрәйләрнең хокукы турында.

Инглизләр һәм голландиялеләр Кырым ханлыгы тарихын күбесенчә үзләренең рус хәбәрчеләре аша кабул итәләр. Немецлар һәм итальяннар, Кырымда булып киткән И.Барбаро һәм Э.Дортелли д’Асколидан тыш, Кырым тарихы белән аз кызыксыналар. Немец И.Тунманн XVIII йөз  ахыры Кырым ханлыгы турында җентекләп яза.  Французлар Кырым татарларын Польша хәбәрчеләре күзлеге аша кабул итәләр. Алар татарларны сугыш һәм коллар белән сәүдә итү хисабына яшәүче вәхши халык дип саныйлар. Инглизләрнең  дә мөнәсәбәте шундый була. Бары тик Кырым ханлыгында булып киткән французлар һәм инглизләрнең генә мөнәсәбәте беркадәр уйланылган була. Алар Кырым татарларының утраклыгын һәм шәхәрләрнең булуын күрсәтәләр. Ләкин кырымлылар коллар сәүдәсе белән актив шөгыльләнәләр һәм күрше христиан илләренә яулар оештыралар. Европалылар татарларны дошман итеп һәм Госманлыларның союздашлары буларак кабул итәләр.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Крымское ханство глазами западноевропейских историков, географов и путешественников // Научный Татарстан. 2017. №4. С.5–40.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли Фәннәр академиясенең А.Ю.Крымский исем. Шәрык институты, e-mail: bachman@meta.ua