- РУС
- ТАТ
Эпоста билгеләнгән норматив параметрлар бар. Эпоста чит элементларның булуы мөмкин түгел. Эпос героикасы – героик дастаннарның эпик вакыйгаларыннан тора, азатлык өчен көрәштә эпик батыр эшчәнлегенең героик ягы, әсәрнең героик эчтәлеге.
Татар героик эпос төркемендә дини-героик эпик әсәрләр аерым урын алып тора. Дини-героик характердагы “Каһарман Катил” дастан эпосы татарларның рухи тормышында аерым функцияләргә ия. Исламда, Аллаһка ышануда халык рухи тынычлык таба.
“Каһарман Катил” борынгы мифологияне, халыкның тарихи үткәнен, аның дини традицияләрен колачлый. Дастанда героикадан дини-героикага күчү күзәтелә. Авторлар тарафыннан соңгы чор татар эпосында әлеге “яңалыклар” халыкның инстинктив һәм аңлы рәвештә үзенең динен, мәдәниятен, традицияләрен, телен сакларга омтылыш чарасы булып тора дигән нәтиҗә ясала.
Сылтама ясау өчен: Мухаметзянова Л.Х., Ахметгалиева Г.Р. Переход от героики к религиозной героике в дастане «Кахарман Катил» // Научный Татарстан. 2017. №1. С.65–72.
Авторлар турында: Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйп кызы, филология фәннәре докторы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, e-mail: lilmuhat@mail.ru;
Әхмәтгалиева Гөлназ Рафик кызы, аспирант, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, e-mail: gulnazero@mail.ru
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.