- РУС
- ТАТ
М.Мәһдиев иҗаты мисалында
Мәкалә реалистик булмаган сәнгать системаларының милли үзенчәлеген билгеләүгә, аерым алганда, орнаментал прозаның эстетик асылын ачыклауга багышлана. Анда шигърият һәм прозаның якын килү механизмнары тикшерелә.
XX йөзнең 1960–1980 елларында татар әдәбиятында орнаментлы стильгә нигез салучы М.С.Мәһдиев була. Аның повестьларын анализлау материалында М.Мәһдиев әсәрләрендә авторның чынбарлыкны тоюының экзистенциальлеге, сүзнең күпмәгънәлелеге һәм үтә эмоциональлеге, аһәңлелек, ритм, лейтмотивлык, монтаж, “суперобразлылык”, катлаулы синтаксис кебек орнамент үзенчәлекләре булуы билгеләп үтелә.
Сылтама ясау өчен: Загидуллина Д.Ф. Формирование орнаментального стиля в татарской литературе 1960–1980-х гг. (на примере творчества М. Магдеева) // Научный Татарстан. 2015. №1. С.54–64.
Автор турында: Дания Фатыйх кызы Заһидуллина, академик, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.