Мәкаләдә Казан губернасы төрмәләре мисалында Россиянең пенитенциар системасында өяз төрмәләренең урыны һәм роле тикшерелә. Автор төрмәләрнең эчке төзелеше һәм урыннарда төрмә эшен оештыру эшләре мәсьәләләрен ачыклый, Казан губернасы төрмәләре практикасыннан мисаллар китерә. Шулай ук җирле төрмәләрдәге тоткыннар контингентына, аерым алганда аларның социаль һәм этник составына, алар арасында белемлелек дәрәҗәсенә игътибар бирелә.

Сылтама ясау өчен: Шебалков С.В. Уездные тюрьмы Казанской губернии в конце XIX – начале XX вв.: организационное устройство и арестантский контингент // Научный Татарстан. 2014. №3. С.69–78.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Сергей Викторович Шебалков, аспирант, Казан федераль университеты