Рецензиядә К.З.Ускенбайның “Восточный Дашт-и Кыпчак в XIII – начале XV века. Проблемы этнополитической истории улуса Джучи” монографиясенең фәнни кыйммәтләре турында мәсьәлә тикшерелә.

Әлеге монографиянең өч үзәк тезисы аерып бирелә: “Ак Урда – ул Урда Эҗен олысы”; “Ырыс хан – Урда Эҗен нәселеннән”; “Үзбәкләр – Көнчыгыш Дәште Кыпчакта барлыкка килгән этнос ул һәм Алтын Урда татарларының якын туганнары түгел”. Бу өч тезисның хаталыгына дәлилләр китерелә. Урда Эҗен олысының Күк Урда дип аталуы исбатланган. Ырыс ханның Тука Тимер нәселеннән булуына дәлилләр китерелә. “Үзбәк” һәм “татар” – ул Алтын Урданың бер күчмә халкының ике экзоэтнонимы (тышкы атамалары).

Сылтама ясау өчен: Сабитов Ж.М. Рецензия на монографию: Ускенбай К.З. «Восточный Дашт-и Кыпчак в XIII – начале XV века. Проблемы этнополитической истории улуса Джучи» // Научный Татарстан. 2014. №4. С.145–157.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Жаксылык Мурат улы Сабитов, PhD (Казахстан)