Тарихы

1680 елдан рус чыганакларында Починок на пустоши Кибекеевской буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кибак, Емашева буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук дуга ясау тарала.

XVIII йөз уртасында халкының бер өлеше ирексезләп чукындырыла, 1866 елда исламга кайталар.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 тегермән, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1906 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Балтач авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл Татарстан» колхозы оештырыла. 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Г.Тукай исемендәге һәм «Татарстан» колхозларының, 1966–1992 елгы мәгълүматлар буенча, «Татарстан» колхозының (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, сарыклар асрау белән шөгыльләнә) үзәк утары урнаша. 1995 елдан авылда «Ямаш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Хуҗагарипов Р.Х.» гаилә фермасында, «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларыннан – башлангыч, 1986–2015 елларда – урта, 2016 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли (бинасы 1986 елда төзелә). 1997 елда мәктәп каршында музей оештырыла (нигезләүчеләре – А.Х.Зиннәтов, М.М.Җамалиев, Х.С.Әхәтов).

Мәдәният йорты (бинасы 2013 елда төзелә), китапханә, мәчет (1962 елда төзелгән элеккеге мәктәп бинасында) бар.

Авылдан көньяк-көнчыгыштарак археология истәлеге – Ямаш авыллыгы (монголларга кадәрге болгар һәм Алтын Урда чорлары) табыла.

Күренекле кешеләре

И.Г.Гайнетдинов (1966 елда туган) – галим агроном, икътисадчы, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 619,
1897 елда – 974,
1908 елда – 1311,
1920 елда – 1229,
1926 елда – 1200,
1938 елда – 1130,
1949 елда – 844,
1958 елда – 745,
1970 елда – 908,
1989 елда – 639,
2002 елда – 586,
2010 елда – 485,
2020 елда – 440 кеше (татарлар).