Эчтәлек

Татар тел белемендә фонетика мәсьәләләре беренче тапкыр XVIII йөзнең 2 нче яртысы — XIX йөз башында өйрәнелә башлый һәм С.Х. һәм И.И.Хәлфиннәр, И.И.Гиганов, АА.Троянский һ.б.ның хезмәтләрендә яктыртыла.

Татар фонетикасына караган беренче фәнни мәгълүматлар К.Г.Насыйриның «Кыскача татар грамматикасы»нда (1860) барлыкка килә. Анда авазларның чиратлашуы, бер-берсенә йогынтысы, сүз басымы закончалыклары карала. Галимнең «Әнмүзәҗ» («Үрнәк», 1895) хезмәтендә авазларны төркемләүнең кайбер принциплары хакында язылган.

Г.Ш.Нугайбәк, Җ.Җ.Вәлиди дәреслекләрендә, В.В.Радлов, Г.Х.Алпаров хезмәтләрендә төп игътибар авазларны төркемләүгә, сингармонизм законына, сүз басымына һәм орфоэпиягә караган кайбер мәсьәләләргә юнәлтелә.

Казан университеты профессоры В.А.Богородицкий татар телен эксперименталь-фонетик яктан өйрәнә башлый. Аның хезмәтләрендә сүзләрдә тон хәрәкәте хакында тасвирлана, авазлар тибрәнешләренең озынлыгы һәм амплитудасы (колачы), сингармонизм законының төп үзенчәлекләре яктыртыла. В.А.Богородицкий карашларын укучысы Г.Ш.Шәрәф уңышлы үстерә, аның хезмәтләре авазлар артикуляциясе үзенчәлекләренә багышлана. Р.Ф.Шакирова, Ү.Ш.Байчура, Ә.Ш.Әфләтунов хезмәтләрендә телнең аваз составы тасвирлана, сингармонизм законына, интонациягә караган кайбер мәсьәләләр яктыртыла.

Л.Т.Мәхмүтова, М.З.Зәкиев, Ә.Ә.Юлдашев хезмәтләрендә татар теленең фонетик системасына гомуми бәяләмә бирелә.

Х.Х.Сәлимов татар вокализмын өйрәнү өчен беренчеләрдән булып спектраль анализ ысулын куллана һәм алынган мәгълүматлар нигезендә татар теленең сузык авазларына сыйфатлы бәяләмә бирә, аларның комбинатор һәм позицион үзгәрешләрен өйрәнә, рус һәм кайбер төрки телләрдәге сузыклар белән чагыштыра.

В.А.Богородицкий тарафыннан башлангыч алган татар һәм рус телләре фонетикасын чагыштырып өйрәнү Р.С.Газизов, З.М.Вәлиуллина грамматикаларында, Ф.С.Фасиев һәм Ә.М.Ахунҗанов хезмәтләрендә дәвам ителә. Д.Х.Бакыева татар һәм инглиз телләренең фонетик системаларын чагыштырып өйрәнә.

Л.Җ.Җәләй тарафыннан башланып киткән татар теленең тарихи фонетикасын өйрәнүне алга таба Л.И.Яфаров һәм В.Х.Хаков дәвам итә.

Татар теленең фонетик системасы турында кайбер мәгълүматларны диалектологиягә караган хезмәтләрдә (Л.Т.Мәхмүтова, Д.Г.Тумашева, Ф.Й.Йосыпов, Г.Ф.Саттаров хезмәтләре) табарга мөмкин. Фонетика белән тыгыз бәйләнештә бирелгән татар графикасы, орфографиясе һәм орфоэпиясе мәсьәләләре Л.Җ.Җәләй, Х.Р.Курбатов, Б.М.Мифтахов хезмәтләрендә чагылыш таба.

«Татар грамматикасы» (1–3 т., 1998–2002; «Татарская грамматика», т. 1–3, 1993–95) коллектив монографиясенең 1 нче томында татар теленең фонетик системасы төгәл тасвирлана, авазларның артикуляцион һәм акустик характеристикасы бирелә; фонетиканың функциональ аспектына — телнең аваз берәмлекләрен, ягъни фонемаларны өйрәнүче фонологиягә, интонация һәм сүз басымын үз эченә алган просодикага күп игътибар юнәлтелә.

Әдәбият

Шакирова Р.Ф. Хәзерге татар теле фонетикасына кереш. К., 1954; 

Сәгыйтов М.Ә. Фонология, аның идея һәм проблемалары. К., 1972; 

Сәлимов Х.Х. Татар теле фонетикасы. Алабуга, 1998; 

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006; 

Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. К., 1953; 

Байчура У.Ш. Звуковой строй татарского языка: В 2 ч. К., 1959–61.

Автор — Х.Х.Сәлимов