Тарихы

XVIII йөз уртасында чукындырылган татарлар тарафыннан XVII йөздә нигез салына. Якынча 1795 елда авылга Мамадыш өязенең Красная Горка һәм Отарка авылларыннан, Казан өязенең Чекурча авылыннан рус крәстияннәре (иске дин тарафдарлары) килеп урнаша. 1930 еллар уртасына кадәр рәсми чыганакларда Отар-Илга исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда ачыла), тегермән, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 671,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Келәүш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1980 елларга кадәр авыл халкының күпчелеге Келәүш авылындагы җиһаз фабрикасында эшли. Дуңгыз фермасы була.

Халык саны

1782 елда – 23 ир-ат;
1859 елда – 242,
1897 елда – 458,
1908 елда – 452,
1920 елда – 431,
1926 елда – 528,
1949 елда – 379,
1958 елда – 274,
1970 елда – 273,
1979 елда – 124,
1989 елда – 30,
2002 елда – 18,
2010 елда – 11,
2017 елда – 12 кеше (руслар – 50%, татарлар – 50%).