Биографиясе

1928 елның 11 декабре, Алабуга кантоны Бондюг поселогы, хәзер Менделеев шәһәре — 1992 елның 23 марты, Казан.

Казан сәнгать училищесен (1949), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый (1955), шунда Д.К.Мочальский җитәкчелегендә станлы нәкышь бүлегендә белгечлек ала.

Институтны тәмамлаганнан соң, Ярославль шәһәренә җибәрелә, сәнгать мәктәбендә укыта (1955–1959); Рәссамнар берлеге әгъзасы (1958), РСФСР Рәссамнар берлегенең Ярославль оешмасы идарә рәисе (1964–1977).

1979 елдан Казанда. ТАССР Рәссамнар берлеге рәисе (1982–1991).

Ә.Н.Мәҗитов. «Ятьмә ялгаганда». 1956

Рыбинск тарих һәм сәнгать музей-саклаулыгы

Иҗаты

Нәкышьче буларак, күбрәк көнкүреш жанрында эшли: «Туристлар» (1955), «Балыкчылар» (1956), «Финишта» (1957), «Ятьмә ялгаганда» (1959), «Су коенучы кызлар», «Балалар» (икесе дә — 1963).

Мәҗитовның тарихи жанрда иҗат иткән картиналары: «Барабанчы» (1967, 1968 елда Ленин комсомолы исемендәге бүләк бирелә), «Сигнал» (1969), «Брест каһарманнарына» (1972); шулай ук портретлар белән киң таныла: «Акчарлак» (1964, В.Н.Терешковага багышланган), «Сынчы С.Т.Коненков портреты» (1974), «Партия ветераны Н.Т.Мәҗитов оныгы Карина белән» (темпера, 1976), «Кар бөртеге» (пастель, 1976), «Карина» (темпера, 1977).

Рәссамның таланты Казандагы иҗат чорында киң ачыла. Нәкышь техникасында зур осталык белән эш итүче Мәҗитов буяу катламының сыйфатына зур игътибар бирә, буяуларны ирекле, мул, куе итеп куллана, катлаулы, күп фигуралы композицияләрне оста төзи. Ул нәкышь сәнгатенең барлык жанрларында нәтиҗәле эшли — «Казан» милли мәдәният үзәгендәге «Дастан булып күтәрелә Казан» (1997) исемле монументаль нәкышь панносы, сюжетлы-тематик, портрет, пейзаж әсәрләреннән «Апрель. Алабуга» (1990), «Бәйрәм» (темпера, 1991) һ.б.

Ә.Н.Мәҗитов. «Барабанчы». 1967

Киндер, майлы буяу. Ярославль сәнгать музее

Күргәзмәләре

Зона — Идел буе рәссамнары әсәрләре (Ярославль шәһәре, 1958); «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Волгоград шәһәре, 1967; Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980, 1991; Чабаксар, 1985); бөтенроссия — «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1960, 1965, 1967, 1970) һ.б.; бөтенсоюз — «Тынычлык сагында» (Мәскәү, 1965), «Совет хакимиятенә 50 ел» (Мәскәү, 1967), «Ватан сагында» (Мәскәү, 1968, 1973, 1983) һ.б.; халыкара — 6 нчы (Мәскәү, 1957) һәм 7 нче (Вена, 1959) бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләре уңаеннан оештырылган халыкара, шулай ук Болгария, Германия, Монголия, АКШ, Төркия, Финляндия, Япониядә совет рәссамнары күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1968 (Мәскәү) һәм 1988 (Казан) елларда уза.

Ә.Н.Мәҗитов. «Салават күпере». 1963

Киндер, темпера, пастель. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Ярославль сәнгать музеенда, Ростов-Ярославль сәнгать музей-тыюлыгында, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Менделеев шәһәрендәге туган якны өйрәнү музеенда, Ленинград һәм Әлмәт шәһәрләре картиналар галереясында саклана. 2005 елда Казандагы иҗат остаханәсе җирлегендә Мәҗитов музее ачыла («Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музее составында).

Хезмәтләре

Сенежские этюды // Коненков С.Т. Встречи. Воспоминания современников о скульпторе. Москва, 1980.

Әдәбият

А.Н.Мазитов: Буклет. Волгоград, 1967.

Художники Ярославля: А.Н.Мазитов, В.В.Шепелев, А.И.Соловьёв: Каталог. Москва, 1968.

Лауреаты Ленинского комсомола. Москва, 1970.

Парамонов А.В., Червонная С.М. Советская живопись. Москва, 1981.

Автор — М.Е.Ильина