Биографиясе

1935 елның 23 мартын, Теләче районы Күкчә авылы – 2012 елның 27 феврале, Казан.

Казан сәнгать училищесендә укый (1951–1954). Слесарь, аннан соң Казан вертолет заводында рәссам-бизәүче (1954–1961), Казан телестудиясендә (1961–1965), Казан киностудиясендә рәссам, «Казан утлары» журналында рәссам-бизәүче (1966–1967) булып эшли.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1993).

Кәримуллин Р.Ш. Тагын бер көн. 1993

Фанера, киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Кәримуллин Р.Ш. Айлы төн. 1993–1994

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Р.Кәримуллин иҗатының җитлегү чоры 1980 еллар ахырына туры килә. Бу чорда аның иҗатында яктылыкны импрессионистик рухта бирүче нәкышьләү алымнары образлар төзелешендәге экспрессионистик, сәнгати темпераментны билгеләгән ысуллар белән берләшә.

Пейзажлы нәкышь, лирик натюрморт, портрет остасы Р.Кәримуллин буыннарның күчә бару темасын чагылдырган сюжетлы-тематик картиналар авторы буларак та билгеле: «Яңгырдан соң» (1995), «Яңа пейзаж» (1995–1996), «Җир» триптихы (1995–2005), «Авыр еллар» (1996), «Ятим» (1996–2005), «Кичке көйләр», «Хатирәләр», «Натюрморт» (барысы да – 1997), «Көз», «Җәйге җил», «Эссе көн» (барысы да – 2000), «Кышкы әкият» (2001), «Күңел ялкыны» (2002), «Сугыш балалары» (2004).

Кәримуллин Р.Ш. Гасыр кордашы. 1989

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Кәримуллин Р.Ш. Истәлек. 1997–1999

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Төбәкара («Татарт», Санкт-Петербург-Казан, 1991), төбәк («Зур Идел», 1974, 1980, 1991, 1998), бөтенроссия («Хезмәткә дан!», Мәскәү, 1976), бөтенсоюз (Җиңүнең 30 еллыгына багышлана, Мәскәү, 1975; «Хезмәт һәм спорт», Мәскәү, 1976; «Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1977; «Портрет», Мәскәү, 1989) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1995, 1996, 2000, 2003, 2005, 2008, 2015 елларда (Казан, Ульяновск, Чаллы, Димитровград шәһәре) оештырыла.

Кәримуллин Р.Ш. Көз. 1994

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Каунастагы М.К.Чюрленис Милли музеенда (Литва), Оренбург сәнгать музеенда, Франция, Бөекбритания, Төркиядәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Кәримуллин Р.Ш. Иртә таң. 2002

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Шагеева Р., Мамаева Т. Равкат Каримуллин: Проспект. Казань, 1996.

Шагеева И. Лики бездны // Казань. 2002. № 11/12.

Рәвкать Кәримулла=Равкат Каримуллин. Живопись. Графика. Каталог произведений. К 75-летию со дня рождения. Казань, 2010.

Автор – Г.Р.Фәйзрахманова