- РУС
- ТАТ
Тарихчы-шәркыятьче галим, дипломатик хезмәткәр
1953 елның 25 апреле, Үзбәкстан ССРның Яңа Юл шәһәре – 2018 елның 2 мае, Казан.
Ленинград университетын тәмамлый (1979).
1970–1971 елларда Ташкент өлкәсе Яңа Юл районының Калинин исем. колхозында эшли. 1971–1973 елларда Совет Армиясендә хезмәттә. 1973–1974 елларда Орджоникидзе исем. Балтыйк заводында (Ленинград) суднолар төзү слесарь-монтажчысы.
1979–1982 елларда Йәмән Халык Демократик Республикасында хәрби тәрҗемәче (инглиз, гарәп телләре). 1983–1988 елларда Казан университетының фәнни коммунизм кафедрасы ассистенты. 1988–1991 елларда Йәмән Республикасының (Аден шәһәре) Иҗтимагый фәннәр институтында укытучы.
1991–1995 елларда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе. 1995 елдан ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе.
РФнең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы халыкара һәм тышкы икътисади багланышлар буенча Федерация субъектларының консультатив Советы әгъзасы (1995 елдан), чит илләрдә ватандашлар эшләре буенча РФнең хөкүмәт комиссиясе әгъзасы (2004 елдан), Европа регионнары Ассамблеясы бюросы әгъзасы (2006 елдан).
Кандагарда (Әфганстан) талиблар тарафыннан кулга алынган Россия очучыларын азат итү буенча сөйләшүләрдә катнашуы өчен 1996 елның августында Почет ордены белән бүләкләнә.
Авторы – Г.С.Сабирҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.