Әлеге мәкалә Җүчиләр сәясәтендә Себер һәм Пермь мәсьәләсенә багышлана. Себернең фин-пермяк һәм угор халыкларының дәүләтләре барлыкка килүгә мех белән континентара сәүдә итү үсеше ярдәм итә, анда татарлар һәм руслар да катнаша. Пермякларның дәүләтләре барлыкка килүгә Болгар олысы татарлары һәм Устюг руслары йогынты ясый. Дәүләт институтларын мансилар һәм хантлар татарлардан үзләштерәләр. Татарлар ягындагы мансилар Мәскәү тарафдары булган Бөек Пермьгә һөжүм ясыйлар. Күк Урда селькуплары татарларга буйсыналар. Мансиларның Пелым кенәзлеге Искер һәм Төмән татарлары белән үзара бәйләнештә була. Хантлар кенәзлегенең зур өлеше татарларга буйсына. Хантлар ясак түлиләр һәм татарларга ярдәмгә хәрби контингентлар җибәрәләр. Татар хакимияте иң төньяктагы хантларның биләмәләре – Обдориягә кагылмый.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Сибирь и Великая Пермь в политике Рюриковичей и Джучидов // Научный Татарстан. 2014. №2. С.51–67.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты (Киев, Украина)