Әлеге мәкалә русларның Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыкларын яулап алулары турында Европа дипломатлары, географлары һәм тарихчыларының мәгълүматларын өйрәнүгә багышлана.

Европа географлары һәм тарихчылары русларның 1552 елда Казанны камап алган вакытта татарларның аяусыз каршылык күрсәтүләрен билгелиләр. Әстерхан ханлыгының таркалуы гадәттә 1554 елда дип билгеләнә, чөнки ул вакытта руслар Хаҗитарханга беренче яу белән киләләр. Себер ханлыгының таркалуы гадәттә Иван Грозный җитәкчелек итүенең азагына туры килә. Чирмеш сугышлары дәвере вакыйгаларын европалылар татарларның баш күтәрүләре дип кабул итәләр. Европалылар тарафыннан Казан һәм Хаҗитарханны алу, бу шәһәрләрдән татарларны куып чыгарып, анда русларны урнаштыру итеп күзаллана.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Европейские известия о падении Казанского, Астраханского и Сибирского ханств // Научный Татарстан. 2014. №3. С.48–68.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты (Киев, Украина)