Мәкаләдә хәзерге татар театрының бүгенге көндә актуаль булган проблемалары тикшерелә. Бүген ул катлаулы этап кичерә, үзенчәлекле юл чатында тора һәм аның өчен киләчәктәге үсеш юлын һәм даими үзгәреп торган дөньяда үз урынын билгеләү бик мөһим. Хәзерге татар театры югары профессиональ дәрәҗәгә ия, ул гомумроссия һәм бөтендөнья эстетик процессларга тыгыз бәйләнгән. Котылгысыз рәвештә ул Россиядә һәм бөтен дөньяда кабул ителгән яшәү ысулларын үзләштерә. Ә менә сорау туа: татар театры өчен андый юл яраклымы, шул ук вакытта ул үзенең үзенчәлеклелеген саклап кала алырмы, эстетик үзенчәлекне генә түгел, ә бәлки үзенең милли һәм демократик асылын? Мәкаләдә шушы һәм башка сораулар күтәрелә.

Сылтама ясау өчен: Салихова А.Р. Проблема народности в современном татарском театре // Научный Татарстан. 2014. №3. С.135–138.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Айгөл Рөстәм кызы Салихова, филология фәннәре кандидаты