Чикаго университеты профессоры Норман Голбның 85 яшьлегенә багышланган мәкаләдә, VII–X йөзләрдә Евразиянең күп дәүләтләре һәм халыклары тормышында хәзәрләрнең һәм Хәзәр каганлыгының җитди роле тикшерелә. Хәзәрләр тарихы буенча кайбер язма чыганаклар һәм тема буенча иң әһәмиятле фәнни әдәбият билгеләп үтелә. Рус телендә һәм башка хәзерге телләрдә чыганакларның публикацияләре күрсәтелә, аерым алганда – 1962 елдагы ачыш һәм X йөздә Киевта хәзәрләр-яһүдләр тарафыннан язылган “Киевское письмо” дип аталган инглиз телендә 1982 елдагы публикация. Әлеге документ – оригиналь урта гасырлар тексты, Киевның билгеле язма чыганакларыннан беренчесе. Ул хәзәр-яһүд исемнәрен йөртүче кешеләр тарафыннан имзаланган, һәм анда төрки телдә төрки рун язуы белән язылган өстәмә язма бар. Барлык бу шартлар “Киевское письмо”ның берни белән дә чагыштыргысыз фәнни кыйммәтлелеген күрсәтә.

Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л. Важнейшее открытие Нормана Голба 1962 года (к 85-летию ученого) // Научный Татарстан. 2013. №3. С.91–101.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Булат Лирон улы Хәмидуллин, тарих фәннәре кандидаты.