Тарихы

1746 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2193 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Варваринка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Ормышлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1958 елдан берләштерелгән “Авангард” колхозының үзәк утары була (Болгар, Бохар, Яңа Варваринка, Яңа Елхово, Иске Варваринка авыллары), 2007 елдан – “Сатурн-Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда – җидееллык, 1971 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта (яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1987 елдан), мәдәният йорты (1966 елдан), китапханә (1966 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), “Хөснелгата” мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Күңелле сәхнә” – театр (1988 елдан), “Чишмә” – хореография (1990 елдан), “Бөрлегән” вокаль (1994 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Мөтәй чишмәсе”, “Бабай чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Я.С.Ваһапов (1929–1981) – нефтьче-вышка монтажлаучы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин (ике тапкыр), Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1785 елда – 23 ир-ат;
1859 елда – 780,
1883 елда – 918,
1889 елда – 1436,
1897 елда – 1587,
1910 елда – 1911,
1920 елда – 2059,
1926 елда – 1167,
1949 елда – 770,
1958 елда – 889,
1970 елда – 1006,
1979 елда – 815,
1989 елда – 530,
2002 елда – 519,
2010 елда – 477,
2017 елда – 525 кеше (татарлар).