Биографиясе

1928 елның 25 гыйнвары, Бөгелмә кантоны Татар Кандызы авылы – 1995 елның 5 июле, Әлмәт шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген 1943 елда БАССРның Туймазы поселогы мәдәният йорты агитбригадасында башлап җибәрә; 1944 тән — Туймазы татар күчмә, аннары Буа колхоз-совхоз театрлары актрисасы. 1955 тән Әлмәт татар драма театры труппасында.

Иҗаты

Л.М.Садыйкова Поля ролендә («Васса Железнова», М.Горький)

Ялкынлы, дәртле актриса буларак, Л.М.Садыйкова әлеге театр сәхнәсендә, тирән психологизм белән сугарылган зур масштаблы образлар иҗат итеп, истә калырлык шактый рольләр башкара: Фирүзә («Соңгы очрашу», С.Кальметов), Тәнзилә («Тальян моңы», Ш.Бикчурин), Фәридә («Кандыр буе», К.Тинчурин), Айсылу («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Җир-ана («Анам кыры», Ч.Айтматов), Бостанбубый («Әниләрем – бәгырь кисәкләрем», А.Каххар), Ак түти, Әнисә («Көзге ачы җилләрдә», «Кар астында кайнар чишмә», А.Гыйләҗев), Канакай («Кузы Көрпеш һәм Баянсылу», Г.Мөсрәпов), Шәхсәнәм («Иске йорт кешеләре», Р.Хәмид) һ.б. Л.М.Садыйкованың ирекле, нык ихтыяр көченә ия, дәртле, гайрәтле героинялары эчке һәм тышкы матурлыклары ягыннан кабатланмас, колоритлы булулары белән аерылып торалар.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор – Д.Ә.Гыймранова