Тарихы

XVIII йөз уртасыннан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәктәп һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 396,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Дүсмәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авыл “Чулпан” колхозы составына керә, 1962 елда “Таң” колхозы итеп үзгртелә (Дүсмәт (үзәк утары), Комазан башы, Иске Комазан авыллары). 1993 елдан (1994 елдан) – “Таң” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елдан – “Таң” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле “Нократ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2016 елдан – “Нократ” агросәгәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (инвесторы – Р.М.Мотыйгуллин).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла (мәчет бинасында урнаша, 1934 елдан – яңа ике катлы бинаның икенче катында, 1948 һәм 1965 елларда, 1964 елда янган бина урынына, яңа биналар төзелә), 2010 елда ябыла.

Авылда клуб (1934 елдан мәктәп бинасында, 1966 елдан яңа бинада, 2013 елдан кабат мәктәп бинасында), китапханә (1960 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Әхмәтҗанов (1931 елда туган) – әдәбият галиме, педагогика фәннәре докторы, профессор, ТР ның атказанган фән эшлеклесе;

Ә.Г.Гаянов (1936 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, урман белгече, ТАССР, РФ нең атказанган урманчысы, ТАССР урман хуҗалыгы министры (1984–1992 елларда), ТР урман хуҗалыгы министры (1992–2001 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

З.Ш.Һадиуллин (1926 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятесе җитәкчесе, ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Таң” колхозы рәисе (1961 елга кадәр – “Чулпан”) (1953–1995 елларда), Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 52 ир-ат;
1859 елда – 221,
1897 елда – 372,
1908 елда – 446,
1920 елда – 402,
1926 елда – 391,
1938 елда – 455,
1949 елда – 346,
1958 елда – 338,
1970 елда – 402,
1979 елда – 356,
1989 елда – 319,
2002 елда – 267,
2010 елда – 257,
2017 елда – 226 кеше (мөселман татарлар – 97,4%, керәшен татарлар – 1,3%, руслар –1,3%).