Биографиясе

Төбәкне өйрәнү хезмәтләрендә – Филипп.

1761 ел, Казан – 1820 елдан соң.

Казан гарнизоны мәктәбендә һәм В.И.Кафтыревта укый. 1785 елдан Казан гарнизонында солдат, офицер, В.И.Кафтырев ярдәмчесе. 1794 елдан Казанда губерна механигы, 1796–1804 елларда губерна архитекторы.

1798 елдан В.И.Чемезов йорты һәм Казан Богородица монастыре төзелешләренә җитәкчелек итә. Әлеге монастырьның Богородица храмын төзегәндә И.Е.Старов сызымнарына нык таяна, әмма 1804 елда, соборның тышкы күренеше буенча монастырь башлыгы белән бәхәс чыгу сәбәпле, монастырьдагы эшеннән һәм губерна архитекторы вазифасыннан читләштерелә. Отставкага чыккач, күчемсез милеккә салымнар билгеләүче комиссия өчен шәһәр йортларын бәяләү һәм шәхси практика белән шөгыльләнә.

Х.Л.Молоствов йорты (1798 ел), Гостиный двор (1803 ел, Казан Богородица монастыреның баш соборы иконостасы проектлары авторы (1798–1804 еллар).

Әдәбият

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII – начала XX века: Биогр. справ. Казань, 1999.                       

Автор – Л.М.Мортазина