Биографиясе

1898 елның 30 августы, Казан – 1983 елның 8 гыйнвары, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1931). 1917–1918 елларда Казан артиллерия бригадасында. 1919–1922 елларда Кызыл Армиядә, 1921 елдан Казан хәрби комиссариаты каршындагы гражданнарга гомуми хәрби белем бирү бүлеге башлыгы.

1923–1928 елларда ТАССР Юстиция халык комиссариатының оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире, мәхкәмә эшен оештыру һәм күзәтчелек бүлеге мөдире урынбасары. 1926–1927 елларда һәм 1952 елда Казан университетында юридик факультетны яңадан торгызу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе.

1931 елдан Казан совет төзелеше институтында, 1939–1945 елларда Алма-Ата юридик институтында, 1945–1952 елларда Казан юридик институтында эшли, мәхкәмә-тикшерү факультеты деканы (1950 елга кадәр), директор вазифаларын башкаручы (1946–1947).

1952 елдан Казан университетында, юридик факультет деканы (1956 елга кадәр), җинаять эшләре хокукы, процессы һәм криминалистика кафедрасы мөдире (1959–1967).

Хезмәтләре җинаять эшләре хокукы, хокук тарихына карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Детская преступность в ТАССР. Казань, 1923.

Имущественная преступность и преступники в Татарской республике. Казань, 1931.

Органы юстиции Парижской Коммуны. Казань, 1971.

Суд и правосудие в СССР. Казань, 1980.

Автор – Е.Б.Долгов