- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы поселок. Зеленодольск шәһәреннән 20 км төньяк-көнчыгыштарак, Сумка елгасы буенда урнашкан
Поселок XX йөз башында Раифа юлындагы хутор буларак удел ведомствосы җирләрендә нигезләнә.
Нигез салынган көннән Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Новопольский авыл җирлеге составына керә.
1920 елда — 63,
1926 елда — 106,
1938 елда — 129,
1949 елда — 70,
1958 елда — 97,
1970 елда — 49,
1979 елда — 25,
1989 елда — 4,
2002 елда — 3 кеше (татарлар),
2010, 2017 елларда — даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.