Биографиясе

1895 елның 3 апреле, Казан губернасы, Мамадыш өязенең Ямаш авылы – 1975 елның 15 апреле, Казан.

Троицк мәдрәсәсендә белем ала. 1912 елда «Энергия» басмаханәсендә татар телендәге «Акмулла», казакъ телендәге «Айкап» журналларының хәреф җыючысы.

Журналистлык эшен 1914 елда «Вакыт» газетасы, «Акмулла» һәм «Шура» журналларының Төркестан буенча үз хәбәрчесе сыйфатында башлап җибәрә. 1917 елда 11 нче армиянең мөселман гаскәриләре советы рәисе һәм «Иптәш» исемле армия газетасы мөхәррире. 1918 елда «Мамадыш тавышы» дигән өяз газетасы чыгаруны оештыра.

1919 елда Шәрык халыклары коммунистик оешмасының икенче, РСФСР Советларының җиденче съезды делегаты. 1920 елда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының «Кызыл Шәрык» агитация поезды чыгарган шул исемдәге газета мөхәррире.

1920–1922 елларда Төркестанда: Бохара Халык Совет җөмһүриятенең матбугат халык комиссары, бер үк вакытта Төркестанның милләтләр эше буенча халык комиссары урынбасары, Харәзем Халык Совет җөмһүриятендә РСФСРның Гадәттән тыш илчесе. 1922 елдан ТАССРда дәүләт эшендә: сәламәтлек саклау һәм юстиция халык комиссарлары урынбасары, «Резинотрест»ның Казан бүлеге идарәчесе. «Кызыл Татарстан» газетасы мөхәррире, «Чаян» журналын оештыручыларның берсе һәм беренче мөхәррире, «Кызыл Шәрык яшьләре» журналы редколлегиясе әгъзасы.

Читтән торып Казан университетының физика-математика факультетында укый.

Бөдәйлинең беренче әдәби әсәрләре 1926 елда «Кигәвен», «Бакыр күз» псевдонимы белән күренә башлый. Сатирик һәм юмористик әсәрләр җыентыклары, фәнни-популяр брошюралар авторы.

1929 елда «солтангалиевчелек»тә гаепләнә һәм ВКП(б) сафыннан чыгарыла. 1930 елда ОГПУ коллегиясе карары белән 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1938 елда тагын 8 елга хөкем ителә. Җәза срогын тутыргач, Коканд шәһәрендә яши. 1949 елда яңадан кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. 1955 елда азат ителә. Җинаять эшләре составы булмау сәбәпле, Бөдәйлигә карата ачылган эш СССР Югары Судының җинаять эшләре коллегиясе тарафыннан 1957 елда туктатыла, 1989 елда тулысынча аклана.

Әсәрләре

Саз бизгәге. Казан, 1924.

Тубылгы чыбыклары. Казан, 1926.

Замана көлкеләре. Казан, 1927.

Тормыш төпчекләре. Казан, 1928.

Юмор һәм сатира. Казан, 1966.

Әдәбият

Рухы сынмаган көрәшче // Казан утлары. 1995. № 4.

Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987.

Магдеев М. Изгой двадцатого столетия // Идель. 1992. № 3–4.

Мустафин Р. Вечный скиталец: Встречи с Махмудом Будайли // Республика Татарстан. 2001. 22 ноября.