Биографиясе

1918 елның 5 феврале, Уфа губернасы, Бөре өязе Миңеште авылы — 1999 елның 6 сентябре, Уфа шәһәре, Миңештедә җирләнә.

Башкорт һәм татар телләрендә иҗат итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Башкорт университетын тәмамлый (1947). 1947–1949 елларда «Совет Башкортстаны» газетасы һәм «Әдәби Башкортстан» журналы редакцияләрендә эшли.

1955–1959 елларда «Һәнәк» журналында мөхәррир.

1962–1969 елларда Башкортстан АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Иҗаты

Лирик шигырьләре тупланган «Тамсылар» исемле беренче җыентыгы 1950 елда дөнья күрә.

1950–1960 елларда Нәҗми иҗаты фәлсәфи мотивларга байый («Тулҡындар», Уфа, 1955; «Көтөлмәгән ямғыр», Уфа, 1960 җыентыклары). «Шиғырҙар һәм поэмалар» (Уфа, 1964), «Көҙгө һуҡмаҡтар» (Уфа, 1967), «Ут күрше» (1972), «Яҡты күҙҙә» (Уфа, 1984), «Йаҡынайыу» (Уфа, 1994), «Күңел сәхифәләре» (Уфа, 1999) кебек җыентыкларына патриотик пафос хас.

Нәҗми 1970 елларда хәзерге татар һәм башкорт поэзиясендә беренчеләрдән булып туган халкының этносы һәм тарихы, шәхесе һәм туган тел проблемаларын күтәреп чыга. Аның «Татар теле» (1966) шигыре һәм «Иблис» (1970) фәлсәфи поэмасы жанр классикасы буларак бәяләнә. Татар халкының милли үзаңы үсүгә мөнәсәбәтен белдереп, 1980 елларда «Бар!», «Татар бугазы», «Париж өстендә» («Тарафлар» җыентыгында, Уфа, 1988) шигырьләрен иҗат итә.

Әлеге һәм соңгы еллардагы күп кенә шигырьләре белән шагыйрь җәмәгатьчелекнең игътибарын татар диаспорасы вәкилләренең туган мәдәниятеннән аерылуы, ассимиляция проблемаларына юнәлтә. Милләтнең үсү, чәчәк ату юлын ул башка халыклар белән тигез хокуклы хезмәттәшлектә күрә («Татар каны» поэмасы, 1986).

Нәҗми шулай ук башкорт һәм татар драматургиясе үсешенә дә лаеклы өлеш кертә. Башкорт акад. театры аның «Яҙғы йыр» (1951), «Хуш, Хәйрүш!» (1953), «Саҡырылмаған ҡунаҡ» (1954), «Гармунсы дус» (1963), «Күршеләргә кунак килгән» (1974) пьесаларын сәхнәләштерә. Көндәлек матбугат битләрендә «Яҡтылыҡ юғарынан төшә» (Уфа, 1972), «Кем уйлаган» (Уфа, 1983) җыентыкларына тупланган әдәби-тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре белән даими басылып килә. «Һиндостан сәхифәләре» (Уфа, 1960) исемле юлъязмалар китабы авторы.

Нәҗми популяр җырлар текстлары авторы буларак та киң таныла.

Башкорт теленә А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Н.А.Некрасов, К.Кулиев, Р.Гамзатов, А.Нәваи шигырьләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

С.Юлаев исемендәге Республика бүләге (1972), РСФСРның А.М.Горький исемендәге Дәүләт бүләге (1982), ТРның Г.Исхакый исемендәге Язучылар берлеге бүләге (1994) лауреаты. Октябрь Революциясе, ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Һайланма әҫәрҙәр. Өфө, 1968;

Әҫәрҙәр: 3 томда. Өфө, 1977–78;

Сиңа барам: Шигырьләр, поэмалар. К., 1988; Стороны: Стихи и поэмы. М., 1982.

Әдәбият          

Хәйбрахманов Р. Н.Нәҗми шигърияте. К., 2004.                         

Автор — Г.М.Габделхакова