Биографиясе

1913 елның 18 гыйнвары, Терек өлкәсенең Нальчик бистәсе, хәзер Кабардин-Балкар Республикасы — 1993 елның 2 июне, Мәскәү.

Россия нефть һәм газ сәнәгатен оештыручыларның берсе.

Грозный нефть институтын тәмамлый (1938).

1938–1950 елларда Башкортстанның нефть оешмаларында эшли.

1950–1956 елларда «Татнефть» берләшмәсе башлыгы.

1956–1957 елларда СССР МС каршында Газ сәнәгате баш идарәсе башлыгы.

1957–1960 елларда ТАССР ХХС рәисе, 1960–1963 елларда РСФСР ХХС рәисенең беренче урынбасары, 1963–1965 елларда Урта Идел буе ХХС рәисе.

1965–1977 елларда РСФСР геология министрының беренче урынбасары.

1977 елдан Мәскәүдә фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә, шул исәптән

1989 елдан Бөтенроссия шельфны үзләштерү мәсьәләләре институтында.

Эшчәнлеге

Татарстанда нефть сәнагате үсешенә зур өлеш кертә. Шмарёв җитәкчелегендә Ромашкино нефть чыганагы эшкәртелә башлый, «Татнефть» берләшмәсенең җитештерү һәм социаль структуралары булдырыла, тизләтелгән бораулау режимы һәм бораулау корылмаларының индустриаль ысулы киң тарала, нефть чыгаруның яңа — контур эченә су кудыру алымы эшләнә (1950 еллар ахырына берләшмәдә 40 тан артык предприятие һәм оешма эшли; 1956 елда илдә нефть чыгару буенча беренче урынга чыга).

Шулай ук Шмарёв Көнбатыш Себер һәм Россиянең башка төбәкләрендә нефть, газ чыганакларын үзләштерүгә, бораулау өлкәсендә күп кенә әйдәп баручы, шул исәптән Арктикага кагылышлы проектлар буенча оештыру эшләренә зур өлеш кертә.

СССРда нефть һәм газ сәнәгате үсешенә багышланган язмалар авторы.

1951–1955 елларда РСФСР, 1955–1962 елларда ТАССР ЮСлары депутаты.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге (1950), Ленин бүләге (1962) лауреаты.

Ике Ленин ордены, биш Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөгелмә шәһәрендә Шмарёвка һәйкәл куела (2004).

Хезмәтләре                                 

Татария — крупнейший нефтедобывающий район страны // Нефт. хоз-во. 1959. № 1; 

Развитие буровых работ в Башкирии и Татарии. М., 1966.

Әдәбият                

Салманов Ф.К. К 85-летию со дня рождения Алексея Тихоновича Шмарёва // Геология нефти и газа. 1998. № 1.         

Автор — В.М.Смелков