Эчтәлек

Татарстанда торак пунктларны һәм авыл хуҗалыгы җирләрен саклау өчен 1953–1964 һәм 1978–1981 елларда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының суы күтәрелүгә бәйле рәвештә инженерлык саклагычлары корыла. 1953–1964 елларда Казанда инженерлык саклагычлары уздырган чаралар вакытында Казансуның юлы үзгәртелә һәм шәһәрне 57 м күрсәткеченә кадәр су басудан саклау өчен төрле биеклекле корылмалар комплексы төзелә. Шәһәрне саклауның 1 нче биеклеге – гомуми озынлыгы 25,2 км булган дамбалар (Идел, Көньяк, Югары һәм Түбән Елга аръягы, Порт, Федосеев дамбалары) һәм плотиналар (Югары һәм Түбән), шулай ук дулкын аергыч; 2 нче биеклек – ябык горизонталь су саркыткычлар (7,2 км); 3 нче биеклек – дамба алдындагы күпьяруслы ачык су саркыткычлар челтәре (30,9 км) белән тәэмин ителә. Комплекска гомуми җитештерүчәнлеге 70 мең м3/сәг булган 7 насос станциясе, яңгыр суын агызу челтәре, ачык һәм грунт суларының биеклек режимын күзәтү өчен төзелгән 70 скважина керә. 1955 елдан комплекстан файдалануны оештыру белән Казанның Инженерлык саклагычлары идарәсе шөгыльләнә. Чистай (1957), Яшел Үзән (1958) шәһәрләрендә, Яшел Үзән районындагы шәһәр тибындагы Васильево поселогында (1958), Актаныш (30 км лы дамба) һәм Минзәлә районнарында (1970 еллар) саклагыч корылмалар (дамбалар, плотиналар, насос станцияләре, дренаж канаулары) төзелә.

Шулардан файдалану һәм аларга күзәтчелек итү эшләрен «Татэнерго» АҖ, ТРның Экология һәм табигый ресурслар, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларыннан файдалану идарәләре гамәлгә ашыра.

Әдәбият      

Корнеева Т. Укротители водной стихии // Казань. 2001. № 3.