Шәрәфетдин Габитов (XIX йөз), Кытайның Синьцзян провинциясендә Россия консуллыгы хезмәткәре;

Аның балалары: Исмәгыйль (? – 1937 ел), «Тәрәкъкый» газетасы нашире (1906 ел, Сәмәрканд шәһәре); Зәйнәп (? – ?) һәм Рәбига (? – 1954 ел).

Казанда үз өйләрендә «Шимбә» әдәби түгәрәген оештыручылар (кара «Шимбәчеләр»).

Җир тетрәүдән зыян күргән Җидесу казакъларына (Казакъстан) ярдәм оештыруда катнашалар.