В.В.Хоменко Татарстан Фәннәр академиясе турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

В.В.Хоменко Татарика онлайн энциклопедиясе турында

Биографиясе

1958 елның 25 апрелендә Казанда туган.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1979), 1985–1991 елларда шунда ук укыта. 1992–1998 елларда Мәскәү дәүләт университетының Ульяновск филиалында финанс һәм кредит кафедрасы мөдире, профессор (1998).

1998–2004 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисад һәм хокук фәннәре институты һәм Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәгенең икътисад бүлеге мөдире, бер үк вакытта Татар-Америка региональ институтының дөнья икътисады кафедрасы мөдире. 2005–2008 елларда Татар гуманитар педагогика университетының фәнни-тикшеренүләр институты директоры. 2008–2010 елларда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары.

2010 елдан Казан техник университетының «Автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы» укыту үзәге профессоры. 2012 елдан Казан университетының Халыкара бәйләнешләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры.

В.В.Хоменко регионның социаль-икътисади үсеше белән идарә итү кыенлыклары турында

В.В.Хоменко бюджетара мөнәсәбәтләрнең Россия моделе формалашуы турында

Фәнни эшчәнлеге

Төп фәнни хезмәтләре сәнәгать предприятиеләренең, төбәк икътисады үсешен планлаштыру һәм фаразлау, шулай ук төбәк халыкара транспорт-логистика системаларын проектлау мәсьәләләренә карый.

В.В.Хоменко Татарстан Республикасының 2006–2010 елларга социаль-икътисади үсеш программасын эшләүдә актив катнаша. Рус интермодаль логистика ассоциациясенең фән һәм мәгариф комитеты җитәкчесе буларак, Идел буе транспорт комплексының чит илләр белән үзара эшчәнлеген координацияли.

В.В.Хоменко икътисадны цифрлаштыру һәи инновацияләр турында

В.В.Хоменко: Татарстан – регионара һәм халыкара кооперация үзәге

Хезмәтләре

Стимулирование технического развития предприятий. Казань, 1992.

Проблемы управления социально-экономическим развитием региона. Казань, 2004 (автордаш).

Система межрегионального кооперационного взаимодействия регионов России: теория и практика. Казань, 2009 (автордаш).

Интеллектуальная собстенность: учеб. пособие. Казань, 2014 (автордаш).

Инновации в управлении транспортными логистическими средствами. Казань, 2015 (автордаш).