Мәкаләдә күренекле урта гасырлар галим-хәдисләр белгече Исмәгыйль әл-Әҗлуниның (1676–1748) – “‘Икд ал-джавхар ас-самин фи арба‘ина хадисан мин ахадис сайид ал-мурсалин” = “Кыйммәтле асылташлардан муенса” (“Ожерелье из дорогих самоцветов”) дигән гарәп телендәге кулъязмасы тасвирлана. Анда автор иң атаклы кырык хәдисләр җыентыгыннан кырык хәдисне китерә, аларны тапшыручылар чылбырын күрсәтә. Мәкалә хәдисләрне өйрәнүчеләргә әсәр авторы – атаклы хәдисләр белгече әл-Әҗлунидан аларны тапшырырга рөхсәт алуны җиңеләйтү өчен языла.

Сылтама ясау өчен: Салахов А.М. «Сорок хадисов» ал-‘Аджлуни // Научный Татарстан. 2013. №3. С.20–25.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Габдулла Мөнир улы Сәлахов, филология фәннәре кандидаты.