Мәкаләдә авторлар Идел буе болгарлары арасында мөселман хокукының үсешен эзлекле рәвештә өйрәнергә тырышалар. Болгарлар вәкилләре ислам белән Хәзәр дәүләте составында чагында ук таныш булалар, шулай ук X йөз башында исламны рәсми кабул итүгә кадәр Идел буе болгарлары арасында мөселманнар була. Авторлар фикеренчә, бу алар арасында мөселман хокукы нигезләрен куллануга китерә. Мөселман цивилизациясе белән Идел буе болгарлары арасында исламның киң катлауларга таралу процессы бара. Шәригать нигезендә хокук фәне дә үсеш ала.

Сылтама ясау өчен: Мухаметшин Р.М., Мухамадеев А.Р. История развития мусульманского права среди волжских болгар // Научный Татарстан. 2013. №3. С.46–52.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Рәфыйк Мөхаммәтша улы Мөхәммәтшин, сәясәт фәннәре докторы; Алмаз Рәис улы Мөхәммәдиев, тарих фәннәре кандидаты.