Мәкалә архив материаллары нигезендә языла һәм төрек вәзире Хөсәен Хилминең 1910 елның апрелендә Казанга килүенә багышлана. Аның татар мөселман халкы, сәүдәгәрләр, сәясәтчеләр, зыялылар белән очрашуы, Казан мәчетләре, мәдрәсәләрендә, ятимнәр йортларында, типографияләрдә булуы тасвирлана. Хилми Пашаның халыклар үсешендә мәгарифнең роле турындагы фикере ачыла. Хилми Пашаның килүенә Казан губернасы рәсми хакимиятенең, шулай ук татар халкының реакциясе күрсәтелә.

Сылтама ясау өчен: Мухамадеева Л.А. Дело о пребывании в Казани турецкого визиря Хусейна Хильми в 1910 году // Научный Татарстан. 2013. №3. С.63–69.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Лилия Габделәхәт кызы Мөхәммәдиева, тарих фәннәре кандидаты.