Безнең эрага кадәр V–III йөзләрдә Үзәк Азиядә беренче булып этносәяси оешмаларның аерым тибы барлыкка килә, ул Евразия киңлекләренең бөтен таулы-дала зонасында политогенез характерын озакка билгели һәм барлык калган Евразиянең сәяси, социаль һәм мәдәни процессларына җитди рәвештә йогынты ясый.

Бик тәңгәл булмаган “күчмә дәүләтләр” дип аталган этносәяси оешмалар кысаларында, беренче тапкыр берләшүгә көчле тенденцияләр билгеләнә, ул дала Евразиясенең төрле өлешләрендә төрлечә ачыла. Анда утрак игенчелек культурасы һәм дәүләтләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле стереотиплары урнаша. Берникадәр шартлы рәвештә төрле этносәяси оешмаларның өч төркемен аерып күрсәтергә мөмкин, алга таба алар “дала империяләре” дип аталачак.

Сылтама ясау өчен: Кляшторный С.Г. Основные этапы политогенеза у древних и средневековых кочевников Центральной Азии // Научный Татарстан. 2012. №2. С.74–84.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Сергей Григорьевич Кляшторный, тарих фәннәре докторы, профессор, Санкт-Петербург.