Мәкаләдә XIX–XX йөзләрдә хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә табылган XIII–XV йөзләрдәге акчалар белән (нигездә Алтын Урда көмеш тәңкәләре) хәзинәләр турында мәгълүматлар тикшерелә (барлыгы 104 хәзинә). Даталары турында, табылдыкларның тапографиясе турында һәм хәзинәләрнең күләме турында мәгълүматлар өйрәнелә. Хәзинәләрнең күбесе 1360 елларга карый һәм Алтын Урдада гражданнар сугышы чоры белән бәйле. Хәзинәләрдә очраган чит ил акччаларының әйләнеше тикшерелә. Хәзинәләр составын анализлау нигезендә Алтын Урда чорында Идел буенда акча әйләнешенең үзгәреш динамикасы турында нәтиҗәләр ясала.

Сылтама ясау өчен: Пачкалов А.В. Монетные клады XIII–XV вв. на территории Татарстана // Научный Татарстан. 2012. №1. С.100–116.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Александр Владимирович Пачкалов, тарих фәннәре кандидаты.