Мәкаләдә Балкан сугышының беренче айларында (1912 елның ноябрь-декабрь айлары) Истанбулда эшләгән татар журналистларының Госманлы империясендә эчке сәяси хәлгә кагылышлы материалларын анализларга омтылыш ясала. Башлыча Фатих Кәриминең “Вакыт” газетасына, соңрак “Истанбул хатлары” (“Истамбул Мэктублэре”) исемле китап формасында басылган хәбәрләр тикшерелә.

Сылтама ясау өчен: Ахсанов К.Г. Внутриполитическая ситуация в Османской империи в начале Балканской войны по материалам татарских журналистов // Научный Татарстан. 2012. №2. С.41–47.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Камил Госман улы Әхсәнов, тарих фәннәре кандидаты.