Татар кулъязма китаплары тарихы бик борынгы чордан килә. Борынгы заманнарда борынгы төрки дәүләтләр төзүдә катнашкан татар халкының борынгы бабаларының VII–VIII йөзләр рун әлифбасына нигезләнгән язуы булган. Рун текстлары таш плитәләрдә безнең көннәргә кадәр сакланган. Ләкин борынгы чордан ефәк тукымада, күндә һәм кәгазъдә язылган текстлар, IX  йөз ахырында төзелгән төшләрне аңлатучы уникаль китаптан тыш, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән диярлек. Рун әлифбасы реликтлары бары тик “билге” формасында гына сакланганнар, алар татарлар тарафыннан эш документларында имза буларак кулланылганнар.

Татар әдәбияты XI йөздән башлап XIX йөзгә кадәр нигездә кулъязмаларда яшәгән. Хәтта Кол Галинең киң танылган “Кыйссаи Йосыф” әсәре, филология фәннәре кандидаты Ф.С.Фасиев тикшеренүләре буенча караганда, “Кыйссаи Йосыф” әсәренең датасы күрсәтелгән исемлекләренең күпчелек өлеше төзү вакыты буенча XVIII–XIX йөзләр чикләренә һәм XX йөз башына карый” дип раслый.

Әлеге мәкаләдә XVIII йөздән  XXI йөз башына кадәр татар археография материалын җыю тарихы күзәтелә. Татар кулъязмалары тупланган урыннар, китап коллекцияләренең һәм галимнәр китапханәләренең һәм XIX йөз – XX йөз башы мәдрәсәләрнең язмышлары ачыклана. Күренекле татар археографлары эшчәнлегенә, татар халкының кулъязма мирас материалларын тасвирлауга һәм эшкәртүгә игътибар бирелә һәм Казан шәһәренең саклау урыннарында булган иң әһәмиятле язма ядкәрләрнең исемлеге китерелә.

Сылтама ясау өчен: Ахметзянов М.И. О татарских рукописных книгах // Научный Татарстан. 2012. №2. С.126–146.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы.