Мәкалә XX йөзнең беренче утызъеллыгында татар әдәбиятында синтез мәсьәләсенә багышлана. Әдәбият һәм сынлы сәнгать әдәбият һәм философия диалогының төрле формалары билгеләнә. Ш.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакыйның берничә әсәрен анализлау нигезендә эчке әдәби синтетизациянең булуы турында нәтиҗә ясала. Татар әдәбиятында психологизм категориясенең төрле иҗат юнәлешләренә (реализм, романтизм, модернизм) караган алымнар арасында тоташтыргыч рольдә булуы билгеләнә.

Текст синтетизациясенең ике ысулы ачыклана: беренчесе икенче, эмоциональ, импрессионистик сюжетны яңадан тудыру белән билгеләнә; икенчесе психологик өстәмә текст ярдәмендә текст мщйданын символлаштыруны үз эченә ала.

Сылтама ясау өчен: Загидуллина Д.Ф. Внутрилитературный синтетизм (первая треть ХХ века) // Научный Татарстан. 2012. №3. С.163–175.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Дания Фатыйх кызы Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы.