- РУС
- ТАТ
Мәкаләдә Идел-Урал төбәге татар-мөселманнарында XVIII йөз ахыры – XX йөз башында дини белем бирү системасының оешу алшартлары һәм төп үсеш тенденцияләре тикшерелә.
Аның төп институтлары – традицион мөселман уку йортлары, мәктәп һәм мәдрәсәләр, мөгаллимнәр һәм мөдәррисләр, мәхәлләләр тасвирлана, алар санының динамикасы бирелә, уку дисциплиналары, укыту программалары анализлана, Буби һәм Мәрҗани мәдрәсәсенең укыту программалары чагыштырыла, зур мәдрәсә – дин әһелләре әзерләү үзәкләренең һәм мәдрәсәләрнең күренекле укытучылары һәм абруйлы мөдирләренең эшчәнлекләре яктыртыла. Мәгариф системасы яңадан торгызылу дәверендә күпчелек мәдрәсәләр читтәге мөселман илләрендә белем алган татарлар тарафыннан оештырылган булса, ә XIX йөз уртасында һәм икенче яртысында мәдрәсәгә нигез салучылар һәм аның җитәкчеләре татар мәдрәсәләрен тәмамлаучылар була.
Сылтама ясау өчен: Махмутова А.Х. Возрождение и развитие системы образования татар-мусульман в Волго-Уральском регионе в конце XVIII – начале XX вв. // Научный Татарстан. 2011. №1. С.173–194.
Автор турында: Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Казан федераль университеты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.