Фантастика категориясе функциясе карашыннан чыгып, Н.В.Гогольнең "Вечеров на хуторе близ Диканьки" һәм Г.Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" поэмаларын чагыштырма анализлау Н.В.Гоголь повестьларында мәзәк һәм мәсәл жанрлары осталыкларының үзара тулыландыру, каршылык, бәхәс мөнәсәбәтләрендә булуын билгеләргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта Г.Тукай әсәрләрендә мәсәл башлангычы өстенлек итә, ул мәзәк жанры осталыгын үзенә буйсындыра. Н.В.Гогольнең "Петебургские повести" һәм "Ревизор" әсәрләрендәге шәһәр образына ошаган Печән базары хронотобы, "Печән базары, яки Яңа Кисекбаш" поэмасында гомумиләштерүнең төп "берәмлеге"нә әверелә.

Бер яктан функциональ-телеологик бердәмлекнең таркалуын күрсәтеп, һәм икенче яктан – төрле-төрле һәм берләшми торган капма-каршылыклар арасында чикләрне бетереп, автор алогик, мәгънәсез, тәртипсез чынбарлык хас булган элекке дөньяның гротеск-символик образын тудыра дигән нәтиҗә ясала.

Сылтама ясау өчен: Аминева В.Р. Г. Тукай и Н.В. Гоголь: типологические параллели // Научный Татарстан. 2011. №3. С.132–145.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Венера Рудаль кызы Әминева, филология фәннәре докторы, доцент.