Мәкаләдә XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башында Себер татарларының волость идарәсе һәм мәхкәмәсенең төп элементлары тикшерелә.

Архив материаллары нигезендә волость җыены, идарәсе, мәхкәмәсе эшчәнлеге, шулай ук волость вазифаи затларының хокуклары һәм бурычлары анализлана. Күрсәтелгән чорда Себер татарларының волость идарәсе рус крестьяннарының волость идарәсе белән тиңләшкән була дигән нәтиҗә ясала, волость идарәләре рәсмиләштереләләр һәм даими эшли торган үзидарә органына әвереләләр. Шул ук вакытта алар хакимият тарафыннан идарә итүнең түбәнге звеносы итеп каралалар. Гомумән волость идарәсе һәм мәхкәмә эшчәнлеген бюрократлаштыру һәм хакимият органнары тарафыннан контрольне көчәйтү күзәтелә.

Сылтама ясау өчен: Бакиева Г.Т. Особенности волостного управления и суда у сибирских татар во второй половине ХIX – начале ХХ в. // Научный Татарстан. 2010. №3. С.93–105.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гөлсифа Тәкиулла кызы Бакиева, тарих фәннәре кандидаты.